Рөстәм Миңнеханов «Al Rais» туризм операторы җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Al rais Group» башкарма директоры Мөхәммәд Җәсим Әл-Рәис җитәкчелегендәге «Al Rais» туризм операторы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу башланганда яклар 2022 елда Дубайда AIM форумы мәйданчыгында беренче очрашу уздырылуын искәрттеләр. Очрашу нәтиҗәләре буенча «Al Rais Travel» белән берлектә 2022 елның августында гарәп массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлары өчен Татарстанга инфо-тур оештырыла, ә октябрь-декабрь айларында Фарсы култыгы илләренең социаль челтәрләрендә Татарстанга сәяхәт реклама кампаниясе үткәрелә. Шулай ук декабрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 140 туроператор һәм турагент өчен Татарстан Республикасының туризм потенциалын тәкъдир итү  уздырыла. Башланган эшне дәвам итеп, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, «Al Rais» белән берлектә, 2023 елның апрелендә Татарстан Республикасына реклама-мәгълүмати тур үткәрде.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлеген үстерүне югары бәяләвен билгеләп үтте. «Сезнең ил -Якын Көнчыгыш төбәгендә Россиянең мөһим, ышанычлы партнеры. Сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар, фәнни-техник хезмәттәшлек үсеш ала. Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша», — дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов «Al Rais» туристик операторын дөньяның барлык өлешләренә эшлекле сәяхәтләр өчен инновацион һәм экономик яктан нәтиҗәле хәл ителешләр бирә торган зур агентлыклар челтәре белән үзен яхшы күрсәткән туризм бренды дип бәяләде. «Сез төрле авиакомпанияләрне тәкъдим итәсез һәм броньлау, виза ясау һәм йөк ташу хезмәтләрен күрсәтәсез, диде ул. — Безнең республика югары туризм-рекреацион потенциалга ия, аның территориясендә уникаль милли, мәдәни һәм тарихи мирас объектлары тупланган. Бездә зур икътисадый, спорт һәм мәдәни вакыйгалар бара. Без туризм һәм кунакчыллык индустриясен республикабыз икътисады үсешенең мөһим юнәлеше итеп карыйбыз. Татарстанның тарихи урыннары төрле яшьтәге, милләт һәм дин кешеләрендә кызыксыну уята».


Фикер өстәү