Җырчы Лия Шәмсина: «Шундый ачуым килә! Бәдрәфтәге комганны урлаганнар»

Танылган эстрада йолдызлары Артур Маузер белән Лия Шәмсина Чаллыдагы зур сәүдә үзәкләренең берсендә икенче кафеларын ачканнар. Әлеге сөенечле вакыйгадан соң килеп чыккан хәл Лиянең бик тә ачуын чыгарган. 

Эш шунда: аларның яңа ачылган кафеларының бәдрәфеннән комган белән һава сафландыргычны урлап чыгып киткәннәр. Яшь җырчы әлеге хәлгә шаккатып, бу хакта сторисларында сөйли.

«Шундый ачуым килә! Кафены ачып бер атна вакыт узмады, инде бәдрәфтәге комган белән һава сафландыргычны урлап киткәннәр!» — ди ул ачынып.

Моны кемнәр эшләгәнен белергә җыенмавын һәм белергә дә теләмәвен белдерә Лия. Комганны бау белән бәйләп куярга туры килүе хакында да шаяртып әйтеп куя ул.

Әлеге хәлгә аның язылучылары шаккатмаган, чөнки мондый хәлләр еш була икән.

Артур Маузер: «Әти Лия белән никахыма фатиха биреп китте»


Фикер өстәү