Рөстәм Миңнеханов: «Җиңү көне – күпмилләтле илебезнең төп бәйрәме»

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Бөек Җиңү көне белән котлады. Казанның Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган парад уза.

— Җиңү көне – күпмилләтле илебезнең төп бәйрәме. Бүген без азатлык өчен гомерләрен биргән һәркемне искә төшерәбез. Россиядә бу канкойгыч сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк, — диде Татарстан башлыгы, төбәктән фронтка 700 мең кеше киткәнен, һәр икенчесе генә исән кайтканын искәртеп.

Рөстәм Миңнеханов республиканың Бөек Ватан сугышы елларында зур тыл үзәгенә әверелүен искә төшерде. Бирегә 70ләп предприятие эвакуацияләнгән булган. Ә 2020 елда Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булды.

Меңьеллык мәйданында Җиңү парады уза. Анда Казан гарнизоны гаскәрләре, махсус бүлекчәләр, шулай ук иҗтимагый хәрәкәтләре ветераннары катнаша.


Фикер өстәү