Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Җиңү көне белән котлады

1945 елның 9 мае тарихка авыр хәрби сынауларда нык торып, дөньяны нацизмнан азат иткән, Ватан бәйсезлеген яклаган халкыбызның какшамас ныклыгы, батырлыгы символы буларак кергән. Әлеге сүзләрне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Рәисен Җиңү көне белән котлаганда кулланган.

Геройларның үлемсез батырлыгы безнең һәрберебезнең йөрәгендә яши. Буыннан-буынга тапшырыла. Бүген дә әхлакый юнәлеш булып тора, берләштерә, җитди чакырулар белән көрәшергә, масштаблы бурычларны хәл итәргә, Ватанны сакларга һәм җиңәргә ярдәм итә.

Сезгә һәм якыннарыгызга эштә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», — дигән Мишустин котлавында.


Фикер өстәү