Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып бер ир-ат һәлак булган

Бөгелмәдә биш катлы йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Янгын Сельхозтехника урамында урнашкан биш катлы йортның беренче катында чыккан.

Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре килгәнче, бинадан 10 кеше үзләре эвакуацияләнгән. Тагын бер ир-ат янган фатирдан тәрәзәдән сикереп төшкән. Ул тән җәрәхәтләре алып Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә эләгә.

20 минуттан янгынны тулысынча сүндерәләр.

Янгын сүндерү вакытында бер ирнең үлүе ачыклана.

 


Фикер өстәү