Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр апрель аенда башланды.
Балалар өчен юлда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләре язылган карточкаларны Казан мэриясе үзенең телеграмма-каналында бастырып чыгарды.
— Алда җәй — бу каникуллар, урамда уйнау, велосипедта һәм роликларда йөрү дигән сүз. Шәһәребезнең иң яшь кешеләренә юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез, — диелә хәбәрдә.