Авто.ру сайтында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүеңне тикшереп карап була

Авто.ру сайтында зур имтихан башланган. Ул 4 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Теләгендә булган барча кеше интернет аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүен тикшерә, бу өлкәдәге белемнәрен яхшырта ала, дигән сүз бу. Сораулар быел 1 марттан гамәлгә кертелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге соңгы үзгәрешләрдән чыгып төзелгән.

Авто.ру уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәр ел саен яңартылып тора, ләкин респондентларның 28 проценты бу хакта белми. Шулай ук респондентларның 45 проценты кагыйдәләрдәге үзгәрешләрне күзәтеп бармый. Шуңа күрә Авто.ру һәр ел саен зур имтихан үткәреп килә дә инде.

Быел белгечләр төрле авырлыктагы 350 сорау әзерләгән. 100е электр самокатларына багышланган яңа бүлеккә тупланган.

Имтиханны теләгендә булган барча кеше бирергә мөмкин. Иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр проект сайтына эләгәчәк: аларның баллары турнир табилицасында чагылыш табачак. 40тан да ким булмаган балл туплаучылар призлар уйнатуда катнашу өчен гариза тапшыра алачак. Имтиханны ике тапкыр тапшырып карарга мөмкин. 15 минут эчендә барлыгы 15 сорауга җавап бирергә кирәк. Ике “подсказка”дан файдаланырга мөмкин.

Авто.ру Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тәүге зур имтиханны 2020 елда уздырган. Узган елда анда 1,2 миллионнан артык кеше катнашкан. 122 кеше барлык сорауларга да дөрес җавап биргән.


Фикер өстәү