Махсус хәрби операция барышында Марсель Шәйхуллин 16 солдатны әсирлеккә алган

Егет үзенең батырлыгы белән барысын да таңга калдырган.

Башкортстаннан кече сержант Марсель Шәйхуллин махсус хәрби операциядә бер торак пунктны азат итү барышында дошманның саклану пунктын алуга ирешкән. Бу хакта “Время героев” проектында сөйләп үтелгән, дип яза “Йүрүзән”.

“Башкортлар батальоны”ның социаль челтәрләрдәге видеоролигыннан күренгәнчә, мотоукчылар взводы хәрбиенең батырлыгы нәтиҗәсендә дошманның 16 солдатын әсирлеккә алуга ирешелгән.
Каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен Марсель Шәйхуллин Батырлык ордены белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү