Битлекне майга кадәр салмаска ниятлиләр

Кайбер төбәкләрдә битлектән йөрү таләбе бетерелүгә карамастан, күпләр аны ким дигәндә майга кадәр салмаска ниятли.

Rambler&Co агентлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һәр ун кешенең берсе битлекне җәй башына кадәр киеп йөрмәкче. «Россиянең кайбер төбәкләрендә битлек режимы бетерелсә дә, сораштыруда катнашучыларның 43 проценты аны майга кадәр киеп йөрергә уйлап тора. 40 проценты, битлеккә кабат кире кайтырга мөмкинбез, дип саный. Һәр ун кешенең берсе җәйгә кадәр аны салмаска җыена», – дигән сораштыруны үткәрүчеләр.

Респондентларның 40 проценты саклык чараларын күрүне дәвам итәчәкләрен белдергән. Шуларның күпчелеге (74 проценты) коронавирусның, элеккечә үк, көн кадагында калуын, ләкин башка яңалыкларның аны «күмеп» китә язуын әйткән.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, пандемия чорында байтак кеше (24 проценты)  үзенең сәламәтлегенә җаваплырак карый башлаган.


Фикер өстәү