Кырынның тынычлыгы юк. Баланы мошенниклар тозагыннан ничек сакларга?

Мошенниклар яшүсмерләрне дә юлдан яздыра башлаган! Хокук сакчылары шулай дип чаң суга. Яшүсмерләрнең бер ише мошенникларга белә торып булышса, икенчеләре җинаятьчеләргә ярдәм итүен башына да китерми. Үсмерләрнең күбесе бу кыек юлга вакытлыча эш эзләгәндә кереп китә, дип кисәтә белгечләр. Баланы мошенниклар тозагыннан ничек сакларга? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Татарстан онлайн рәвештә алданулар иң күп теркәлгән төбәкләрнең беренче өчлегендә кала бирә. Республика халкы дистанцион рәвештә эш итүче кырыгалдарларга атна саен 20 миллион сум акча күчерә. Мошенниклар, гадәттә, үзләре генә эш итми. Шуңа күрә күптән түгел хокук сакчылары аларның арадашчыларын да җинаять җаваплылыгына тарта башлады. Элегрәк курьер булып еш кына таксистлар йөргән булса, соңгы арада алар бу эштән баш тарта башлаган. Шуңа күрә бүген җинаятьчеләр үзләренә ярдәмчене, нигездә, «Телеграм» каналы аша таба икән. Ә бүген аны яше дә, карты да куллана.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, мошенникларга ярдәм итүче арадашчылар арасында хәзер яшьләр, хәтта балигъ булмаганнар да очрый башлаган. Аларга, нигездә, курьер буларак эшләргә тәкъдим итәләр икән. Алар, мошенник корбаныннан акчаны алып, аны кырыгалдарга илтеп тапшырырга тиеш була. «Шуңа күрә эш тәкъдим иткән белдерүләрдә нәрсәнедер илтеп биргән, алып кайткан өчен бик зур акча вәгъдә итсәләр, шикләнергә кирәк», – дип кисәтәләр министрлыкта.

Әле узган елның ноябрендә генә хокук сакчылары Казанда җиде яшүсмерне тоткарлаган. 9–11 сыйныфларда укучы бу балалар бер атна эчендә мошенникларга 14 пенсионерны төп башына утыртырга ярдәм иткән. Бу әби-бабайлар уртача 2,3 миллион сум акчасыннан колак каккан. Әле күптән түгел генә шушы юл белән 12 кешене 1,7 миллион сум акчасыннан колак кактырган 17 яшьлек үсмернең эзенә төшкәннәр иде. Ел башында яшүсмерләр арасында интернет аша билгесез кешенең кушуы буенча акчага машиналар яндырып йөрү очраклары да булды.

Март аенда исә Әлмәттә кешеләрне алдап, акча урлауда катнашкан 16 яшьлек үсмер тоткарланды. Ул катнашкан җинаять корбаннары 600 мең сум акчасыннан колак каккан. Ни гаҗәп: дәрәҗәле вузларның берсендә программистка укучы бу егет акчага да мохтаҗ түгел, хәлле гаиләдән. Анысы да бу эшне интернет аша тапкан.

Татарстан Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Тимур Ашуралиев фикеренчә, бүген балаларны җәмгыятьтә генә түгел, интернет-киңлектә дә үз-үзеңне дөрес итеп тотарга өйрәтергә кирәк. Моны заман ата-анасының иң төп бурычларының берсе дип саный ул. Мондый белемнәрдән башка аларның мошенник корбанына әвереләсен көт тә тор!

– Бүген олыларның гына түгел, балаларның да социаль челтәрләрдә үз сәхифәсе бар. Шуңа күрә аңа иң беренче чиратта мошенниклар «вата» алмаслык итеп ышанычлы пароль куярга кирәк. Синнән нәрсәдер эшләвеңне сораган сәер смс-хәбәрләргә дә җавап бирергә ярамый. Фотосы гомумән булмый диярлек. Шуңа күрә социаль челтәргә үзең турында артык күп мәгълүмат куярга ярамый. Алар ярдәмендә мошенник корбанын яхшылап өйрәнәчәк, аның ниләр белән кызыксынуын, ниләр яратуын белеп торачак. Шулар ярдәмендә алар соңыннан кешене куркытырга, котыртырга, янарга да мөмкин. Таныш булмаган кеше белән язышкан смсларны да бетереп бармыйча, сакларга кирәк. Таныш булмаган кеше сәер смслар язса, бала бу хакта кичекмәстән ата-анасына хәбәр итәргә тиеш, – ди белгеч.

Таныш булмаган сылтамалар аша күчү дә куркыныч. Мошенниклар кулланган сайтларның адресы язылган юлда, гадәттә, танып булмый торган сәер символлар була, ди Тимур Ашуралиев. Аларын әнә шуннан чамалап була.

– Статистика буенча интернеттагы мәгълүматның 60 процентка якыны ялган, тикшерелмәгән ресурсларда урнаша. Шуңа күрә аны бары тик рәсми чыганаклардан гына карарга кирәк. Ниндидер сылтама аша кереп, онлайн рәвештә әйбер сатып алырга җыенгансың икән, иң элек аның бәясенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр ул артык арзан икән, димәк, сез шикле сайтта утырасыз дигән сүз, – ди белгеч.

Врезка

Регина Фәхрисламова, педагог-психолог, балалар психологы:

Замана балалары тормышта бар нәрсә дә җиңел бирелә дип уйлый. Бер яктан, моңа гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Бүген көндәлек тормышыбызда «җиңел акча» дигән төшенчә адым саен очрый, аны гадәти күренеш итеп тәкъдим итәргә тырышалар бит. Бала да шуны күреп үсә. Аннары хәзерге балаларның күбесе начар гамәл кылсаң, аның өчен җәзасы булачагын белмичә үсә. Әйтик, телефонын ватса, югалтса, ата-анасы аңа шундук яңасын алып бирә. Бала нәрсә эшләгәнен аңышмыйча, тиешле нәтиҗәләр ясамыйча да кала. Ул үз хаталарында өйрәнергә тиеш. 9 яшендә инде бала бу кагыйдәне тулысынча аңына сеңдергән булырга тиеш. Аны аңламаган үсмер еш кына мошенник кебек җинаятьчеләр корбанына әверелә дә инде. Әгәр бала кисәк кенә үзгәрсә, үз эченә бикләнсә, тынгысызга әйләнсә, аның белән кара-каршы утырып сөйләшергә, эшнең нидә икәнен аңларга тырышырга кирәк. Кырын эшкә башын тыккан бала еш кына үзен нәкъ менә шулай тота башлый.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү