Татарстанда яңа эш атнасында яшен һәм томан көтелә

Көндез һава температурасы +21 градуска кадәр җитәчәк.

Татарстанда дүшәмбе аязучан болытлы булачак, урыны белән яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометүзәге матбугат хезмәте. Моннан тыш, кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан көтелә.

Шулай ук яшен булырга мөмкин. Җил көчәя һәм 15-20 м/с җитә.

Көндез максималь температура +16..+21 градус.


Фикер өстәү