Казанда Апас районының мәдәният көне узды

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан һәм «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысасында Казанда Апас районының мәдәният көне узды. 13 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында районыбыз тарихын, бүгенгесен чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Шулай ук кул эшләре буенча мастер-класслар да тамашачыда кызыксыну уятты.

Бирегә Апас якташлык җәмгыяте, Казанда яшәүче апаслылар, төрле өлкәдә эшләп танылган якташлар, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар һәм районыбызның калада яшәүче балалары үз итеп, сагынып килделәр.  Бәйрәм үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары белән   дәвам итте.

Килгән кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.

– Белгәнебезчә, һәр районның үзенчәлекле тарихы, эш-гамәлләре, кешеләре бар. Без дә әлеге чарада аларны яктыртырга тырышачакбыз. «Тарихын белмәгән кеше киләчәген белми», – дигән борынгылар. Киләчәк буын да Апасыбызның тарихын белеп, гореф-гадәтләрен саклап яшәсен иде. «Без – Апастан!» – дип горурланып әйтерлек булсын. Бик зур рәхмәт килгәнегез өчен! – диде ул һәм якташларны Сабантуйга чакырды.

Шулай ук тамашачыларны Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Апас якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та сәламләде.

Концерт Апасның тарихын, бүгенгесен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, милләтләр дуслыгын чагылдырган чыгышлар белән үрелеп барды. Тамашачы аларны аягүрә басып алкышлады. Барысы да Апасча, бик шәп булды! Без, залдагылар, райондашларыбыз өчен горурланып утырдык.

Наил Галиуллин,

Казандагы Апас якташлык җәмгыяте вице-президенты


Фикер өстәү