«Юнона и Авось» һәм«Битва за Москву» фильмнарында катнашкан актер вафат булган

«Ленком» театрының социаль челтәрендәге төркемнедә совет актеры Владимир Кузнецовның 79 яшендә вафат булуы турында хәбәр ителә. Бу хакта mk.ru яза.

«Юнона и Авось» һәм «Битва за Москву» фильмнарында катнашкан актерның «Ленком» да 45 ел дәвамында — 1969 елдан 2014 елга кадәр хезмәт итүе язылган.

«Владимир Алексеевич Кузнецов 80 нче яшендә вафат булды», — дип билгеләп үттеләр театрда.

Үлем сәбәбе билгеле түгел.


Фикер өстәү