Бүген, 16 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, әмма температура күтәрелү дәвам итәчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге шулай дип фаразлый.
Алмашынучан болытлы булачак. Кайбер урыннарда бераз яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Казанда, төбәкнең төньяк-көнбатышында алар көтелми.
Төньяк-көнчыгыштан тизлеге 6-11 метр булган җил фаразлана. Яшен вакытында аның тизлеге 15-18 м/с кадәр көчәеп алачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5..+10 градустан югарырак булачак (Татарстан башкаласында — +8..+10 градус). Көндез һава +19..+24 градуска кадәр җылына (Казанда +22..+24 градуска кадәр).