Рөстәм Миңнеханов социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оперштаб составын үзгәртте

Татарстанда республиканың социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү буенча оператив штаб составы үзгәрде. Аның составыннан алты кеше чыгарылды һәм биш кеше өстәлде, тиешле указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Оперштабның яңа составына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рөстәм Аманов, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнулин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнулина һәм РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин керде.

Оперштаб рәисе булып Миңнеханов кала.

 


Фикер өстәү