#КаzanForum: Рөстәм Миңнеханов: Уртак йортыбыз авыр чор кичерә

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Россиядә ислам дәүләтләрен сәүдә-икътисадый һәм инвестиция юнәлешләре буенча өстенлекле партнерлар буларак карыйлар.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, төркем эшенә карата булган кызыксынулары һәм Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген тирәнәйтү һәм үстерү процессына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

— Бүген безнең уртак йортыбыз авыр чор кичерә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Тырышсалар да, Россияне изоляцияләү мөмкин түгел. Моңа мисал булып Татарстанга «KazanForum»да катнашу өчен килгән 80нән артык чит ил дәүләтләре вәкилләре тора.

Рәис әйтүенчә, Россия Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы дәүләтләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытырга омтыла, аларның иҗтимагый-сәяси төзелешен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен хөрмәт итә, диннәр арасында, мәдәниятләр арасында диалогны һәм үзара аңлашуны алга сөрүгә, шулай ук исламофобиягә каршы көрәштә көчләрне туплауга ярдәм итә.

— Безнең мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуның мөһим факторы булып дөнья сәясәте һәм икътисадының төп проблемаларына якын килү яки якын килү генә түгел, ә әхлакый кыйммәтләрнең уртаклыгы да тора, — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия, күпмилләтле дәүләт буларак, традицион дөнья диннәре вәкилләренең үзара аңлашуын төзүдә үзенчәлекле тәҗрибәгә ия. «Безнең ил территориясендә гасырлар дәвамында христианнар, мөселманнар, буддистлар һәм яһүдләр тату яшиләр һәм үзара хезмәттәшлек итәләр», — диде республика җитәкчесе.


Фикер өстәү