Россиядә IKEA кибетенең гарәп “туганы” пәйда булырга мөмкин

Гарәпләрнең Home Box мебель һәм йорт кирәк-яраклары кибетләре челтәре Россиядә партнер эзли.

Илебездә биш ел эчендә 20гә якын кибет ачылырга мөмкин, дигән сүз бу. ТАСС, Якын Көнчыгыш илләренең сәүдә үзәкләре берлеге вице-президенты Камел Шабан сүзләренә таянып, шулай дип хәбәр итә.
“Россиядә партнер эзлибез. Россиядә биш ел эчендә 10-20 кибет ача алачакбыз”, – дип белдергән Шабан Mallpic Sochi 2023 күргәзмәсеннән соң журналистлар белән аралашканда.

Аның әйтүенчә, IKEAга охшаш, әмма аннан азрак мәйданлы, чагыштырмача арзан бәяле кибет булачак бу.
Исегезгә төшерәбез: Швеция компаниясе Украинада махсус хәрби оепрация башланганнан соң кибетләренең эшен туктатты. Узган елның 15 августында товарларын интернет аша сатуны төгәлләп, Россия сатып алучылары өчен сайтын япты.


Фикер өстәү