#КаzanForum: Владимир Путин «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашучыларны сәламләде. 

Ул Россияне мөселман дәүләтләре белән тыгыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйләвен билгеләп үтте. Утырышта катнашучыларга Россия Президентының сәламен Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җиткерде.

Президент билгеләп үткәнчә, бүген ислам илләре актив үсеш кичерә, сәүдә һәм финанс өлкәсендә, инновацияләрдә һәм фәнни-гамәли тикшеренүләрдә сизелерлек казанышларга ирешә. Аның сүзләренчә, Россия ислам илләре өчен киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек юнәлешләрендә ачык, элемтәләрне ныгыту һәм яңа партнерлар табу, аграр һәм сәнәгать кооперациясен алга сөрү, яңа транспорт-логистик чылбырлар булдыру белән кызыксына.

— Төркем һәм KazanForum икътисадый форумы эшчәнлеге киләчәктә дә Россия һәм мөселман илләре арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр, төбәкара һәм дәүләтара дәрәҗәдә уртак проектлар өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам, — диелә дәүләт башлыгы сәламендә.


Фикер өстәү