#КаzanForum: Былтыр Иранда 22 меңнән артык Россия туристы кунак булган

Россия һәм Иран туризм өлкәсендә үзара аңлашу турында меморандум имзалады. Аңа “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” XIV Халыкара икътисадый форумы кысасында Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков һәм Иранның мәдәни мирас, туризм һәм һөнәрчелек министры урынбасары Алиәскәр Шалфабиян Хоссейн Адаби кул куйды.

Меморандум үзара элемтәләрне ныгытуга, яңа туристик продуктлар тудыру бәрабәренә ике якка да туристлар санын арттыруга, үзара тәҗрибә уртаклашуга һәм халыкара туристик чараларда катнашуга юнәлдерелгән.

Туризм күзлегеннән чыгып караганда, Иран россиялеләр өчен кызыклы юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге илгә сәфәргә баручылар саны артканнан-арта. Ираннан килүче туристлар да күп. Даими авиарейслар яңадан оча башлаганнан бирле, күрсәткечләр пандемиягә кадәрге чорны куып тоткан диярлек. Узган ел нәтиҗәләре буенча Иранда 22 меңнән артык Россия туристы кунак булган (2021 елда – 3,9 мең). Безгә исә былтыр бу илдән 20 мең чамасы кеше килгән.

Яклар шул исәптән, туристларга визасыз режим турында фикер алышты. Исегезгә төшерәбез, әлеге юнәлештә эш моңа кадәр үк башланган иде инде. Ираннан килгән туристларга бездә акча белән эш итү җиңелрәк булсын өчен, виртуаль карта булдыру тәкъдиме дә бар.

Билгеле булганча, “Россия – Иран бизнес диалогы” түгәрәк өстәле Казанда узучы халыкара форумның төп чараларыннан берсе булып тора. Татарстанга Ираннан йөздән дә күбрәк кешедән торган делегация килде.


Фикер өстәү