#КаzanForum: Шамил Агеев: “Ираннан зур делегация килү – Татарстан өчен җитди адым”

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумы кысасында “Россия – Иран бизнес диалогы” түгәрәк өстәле узды. Билгеле булгана, ул җыенның төп чараларыннан берсе булып тора. Татарстанга Ираннан йөздән дә күбрәк кешедән торган делегация килде.

Әлеге форумда билгеләп үткәнчә, Россия һәм Иран эшкуарлары охшаш кыенлыклар белән очраша. Аларны үзара берләшеп хәл итәргә мөмкин, диде катнашучылар.

– Ике ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә барлык борчыган мәсьәләләрне билгеләсәк яхшы булачак, – диде Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Сергей Катырин. – Сәүдә-сәнәгать палатасының төп бурычларыннан берсе – Россия һәм Ирандагы эшмәкәрләр бер-берсе турында белсен өчен, хезмәттәшләребез турында мәгълүмат җиткерү.

Аның әйтүенчә, бизнес турыдан-туры бизнес белән эшләргә тиеш. Әлеге фикер белән Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та килеште.

– Без Иран белән күптәннән эшлибез. Әмма сизелерлек алга китеш юк иде. Ираннан зур делегация килү – Татарстан өчен җитди адым, – диде ул.

Санкция шартларында эшләргә өйрәнергә кирәклеген дә ассызыклады Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе.


Фикер өстәү