#КаzanForum: Өметләр акланды

Татарстан башкаласында узган «KazanForum»ны җыен кунаклары әнә шулай бәяләде. Форумда 85 чит илдән, Россиянең 84 төбәгеннән 16 меңгә якын кеше катнашты. Ул алдан фаразлаганга караганда да яхшырак нәтиҗәләр биргән.

Төрле юнәлештәге 200 чара, 150дән артык эшлекле сөйләшү, чит ил делегацияләре белән икеяклы 7 очрашу. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина икътисадый җыен тәмамланганчы ук аның кайбер йомгакларын әйтте.

– Чараның нәтиҗәлелеге имзаланган килешүләр һәм аларның саны белән билгеләнә, әлбәттә. Без йөзгә якын килешү имзаларга ниятләгән идек. Алдан ук шуны әйтә алам: без әлеге чикне уздык, – диде ул.

Фото: ria.ru

Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов форумның быелдан федераль статус алуын да искәртте.

– Җыен шаккатыргыч нәтиҗәләргә иреште. Без әлеге мәйданга карата зур кызыксыну булуын күрәбез. Җыенга Иран, Малайзия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән зур делегацияләр килгән. Биредәге эшлекле кәефтән чыгып, ул үз-үзен тулысынча аклады дип әйтә алам. Безгә мондый мәйдан бик тә кирәк иде, – диде Андрей Белоусов.

Форумда күтәрелгән төп мәсьәләләр арасында логистиканы җайга салуны билгеләп үтте ул.

– Бу көннәрдә генә Тәһранда Россия белән Иран арасында «Төньяк–Көньяк» транспорт коридорының төп өлеше булып саналган Көнбатыш өлешен төзү турында килешү имзаланды. Форум кысасында да Азәрбайҗандагы хезмәттәшләребез белән әлеге коридорны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле тәгаен адымнар турында сөйләштек. Бу транспорт коридоры бөтен Евразия төбәге өчен зур әһәмияткә ия, – диде Россия Премьер-министрының беренче урынбасары.

Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллинда форумда катнашучылар санының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

– Бу – бик вәкиллекле җыен. Чарага 16 меңгә якын кеше килгән. Кунакларның исемлеген карап чыктым: бөтен Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләре министрлары, Хөкүмәт җитәкчеләре дәрәҗәсендәге саллы делегацияләр килгән. Бу мөселман илләренең Россиягә карата игътибары зур булуы турында сөйли. Шуны да искәртеп әйтәсем килә: бер генә мөселман иле дә безгә каршы санкцияләр кертмәде һәм Көнбатыш илләре керткән санкцияләрне хупламады. Димәк, мөселман илләре – безнең ышанычлы хезмәттәшләребез, – диде вице-премьер.

Аның әйтүенчә, форум икътисадый яктан зур кызыксыну уята.

– Бигрәк тә, логистиканы җайга салу юнәлеше мөһим. Бүген «Төньяк–Көньяк» транспорт коридоры бөтен илләрне дә кызыксындыра диярлек. Иран, Бәхрәйн, Фарсы култыгы илләрен аласыңмы – барысы да бу мәсьәләдә кызыксыну белдерә. Безнең хәләл продукциягә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы товарларына, хезмәтләр күрсәтүгә сорау зур, – диде Марат Хөснуллин. – Әйтергә кирәк, без моңарчы күбрәк Көнчыгышка таба үсеш стратегиясенә басым ясадык. Бу эштән бүген дә баш тартмыйбыз. Көнчыгыш тимер юл полигоны, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Төмән һәм бу юнәлештә Владивостокка кадәр сузылачак юл төзелешләре дәвам итә. Әмма чынбарлык безгә Көньякка таба хәрәкәт итәргә кирәклеген күрсәтте. Көньякка Каспий диңгезе аша чыгу юлын күрәбез. Бу мәсьәләдә Урта Азия делегацияләре белән уртак фикергә килдек. Кайбер илләр белән килешүләр төзедек инде, ә кайбер хезмәттәшләребез белән якын арада ук очрашып сөйләшергә сүз куештык. Бөтен эшне үзара сөйләшеп башкарачакбыз.

Россия, шул исәптән Татарстан һәм төрле илләр арасында үзара товар озатуга бәйле 100ләп килешү төзелүен дә әйтте ул. Аерым алганда,Чаллыдан Үзбәкстанга көнкүреш техникасын җибәрә башлаячаклар. «Хайер» компаниясе Үзбәкстанның «GoodzoneTrading» компаниясе белән Чаллыда җитештерелүче көнкүреш техникасын әлеге илгә җибәрү турында килешү төзегән. Чаллыдан Үзбәкстанга суыткычлар, кер юу машиналары һәм башка төрле көнкүреш техникасы озата башлаячаклар дип фаразлана.

Әфганстанныңякын арада ук «Татнефть»компаниясе белән нефть продуктлары сатып алуга бәйле килешү төзүе ихтимал.

– Безгә якынча 4 миллион тонна нефть продуктлары кирәк. Аның бер өлешен Төрекмәнстан һәм Ираннан алабыз. Россия компанияләре, аерым алганда, «Татнефть» белән дә килешүләр төзергә телибез, – диде Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуретдин Азизи форумның икенче көнендә.

Россия һәм ислам илләре арасындагы хезмәттәшлекне спорт чаралары белән дә ныгытмакчылар.

– Кайбер илләр һәм халыкара спорт оешмалары үз-үзен тотышы, кыяфәте гайретабигый булган кешеләр өчен дә ярышларда катнашуга ишек ачты. Бу  Олимпия хартиясе гамәлләрен шик астына куя, дини кануннар белән ярашмый һәм гомумкешелек кыйммәтләренә каршы килә. Шуңа күрә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына кергән илләрдә яшәүче 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында «Үсмерләр ислам уеннары» үткәрергә тәкъдим итәм, – диде форумда Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Татарстан Олимпия комитеты президенты Марат Бариев. – Тәүге уеннарны Казанда үткәрергә дигән фикер бар. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Ә Татарстан – илнең иң төньяктагы мөселман төбәге. Биредә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән эшләүгә зур әһәмият бирелә.

Хәзерге геосәяси шартларда Россия һәм ислам илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту турында форумның пленар утырышында да сөйләштеләр.

– Бүгенге шартларда ислам илләре белән мөнәсәбәтләр аеруча зур әһәмияткә ия, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. – Ислам икътисады дөнья икътисадының мөһим өлеше булып санала. Халыкара сәүдәдә аның тоткан урыны елдан-ел арта. Дустанә ислам илләре куркынычсызлык тәэмин итү, тотрыклылык, глобаль һәм төбәкара дәрәҗәләрдә икътисадый кыенлыкларны хәл итү мәсьәләләрендә елдан-ел илебезнең ышанычлы һәм кирәкле хезмәттәшләренә әверелеп бара.

Пленар утырышта чит ил вәкилләре, Татарстанның кунакчыллыгына, биредә эш өчен тудырылган шартларга соклануын белдереп: «Без сездә тагын берничә көн кунак булырга риза», – дип тә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов, озак та уйлап тормыйча: «Бездә генә калыгыз!» – дип җавап бирде.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү