#КаzanForum: Ышаныч һәм хезмәттәшлек: «Россия – Ислам дөньясы: КаzanForum – 2023» халыкара икътисадый форумы башланды

Догалы эш таркалмас. «КаzanForum – 2023» халыкара икътисадый форумы Коръән укып ачылды. Димәк, зур эшкә фатыйха бар. Күптән көтелгән, хәзерге вазгыятьтә аеруча әһәмиятле булган, быелдан федераль статус алган чара эш тә, аш та, килешүләр һәм үзгәрешләр дә алып киләчәк. Икътисадый форум эшлекле, мәдәни, спорт, дини чараларга бай. «ВТ» әлеге зур вакыйганың беренче эш көнендә катнашты.

ИКЪТИСАД

Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше быел ук икеләтә артып, 40 миллиард долларга җитәргә мөмкин. Бу хакта Иран сәүдә-икътисадый палатасы җитәкчесе Голам Хоссейн Шафеи әйткән.

Россия һәм Иран мөнәсәбәтләренең чәчәк аткан чоры, бу – моңарчы булмаган хәл. Үзара элемтәләрнең барлык өлкәләре дә җитди үсеш алырга мөмкин, – дигән ул. – Татарстан Иран белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим урын алып торырга мөмкин. Чөнки республика аша, мәсәлән, Идел елгасы ага, ә ул Каспий диңгезенә тоташа.

Татарстан Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Республика делегацияләренең бу илгә эш сәфәрләре күркәм традициягә әверелде, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры Тани Әхмәт Әл Зәйуди белән очрашуында.

Ул май башында узган инвестиция форумында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышуларын искә төшерде. Хәзер исә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе җавап йөзеннән республикага килгән. «Без бергә эшләргә шат. Соңгы елларда күп төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәбез. Безнең өчен Россия – стратегик партнер», – диде дәүләт министры.

Күпмилләтле һәм күпдинле Россия өчен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы белән эшләү зур кызыксыну уята, гомумән, Россия һәм бу оешмага керүче  күп кенә илләрнең милләтара һәм динара мәсьәләләргә карашы бик якын яки, гомумән дә, туры килә. Бу – элемтәләрне тагын да үстерү, халыкара, парламентара һәм башка мәйданнарда эшне берләштерү өчен яхшы нигез, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкара икътисадый форум кысасында узган парламентара хезмәттәшлеккә багышланган чарада. Бүгенге геосәяси шартларда төбәкара һәм парламентара элемтәләрнең әһәмияте тагын да арта, дип билгеләп үттеләр чарада.

ТРАНСПОРТ ҺӘМ ЛОГИСТИКА

2022–2030 елларда «Төньяк – Көньяк» проектын үстерүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 280 миллиард доллар тәшкил итәчәк. Бу хакта халыкара транспорт коридорын үстерүгә багышланган «түгәрәк өстәл»дә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин әйтте. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бүгенге геосәяси шартларда әлеге тарнспорт коридоры аеруча әһәмиятле.

Фаразларга караганда, 2025 елга кадәр әлеге юнәлештә йөк әйләнеше ике тапкыр – кимендә 30 миллион тоннага кадәр үсәчәк. Ә 2030 елда әлеге күрсәткечне 35 миллион тоннага җиткерү бурычы тора. 2021 ел белән чагыштырганда, бу – 155 процентка күбрәк.

Форум кунакларына өр-яңа «Атом» электромобиленең прототибын күрсәттеләр. «Атом» компаниясенең IT директоры Дмитрий Агиев әйтүенчә, электромобильне күпләп җитештерү 2025 елга тәгаенләнгән. Әлегә әзерлек эшләре алып барыла. Аны җитештерү мәйданчыгы итеп Татарстанны сайларга телиләр. «Казан Экспо»да Рәис Алабуганың «Соллерс» заводында җитештерелүче «Аурус Сенат» машинасына да утырып карады. Интернет чыганакларга ышансаң, әлеге «тимер ат»ның бәясе 36 миллион сумнан башлана.

ХАТЫН-КЫЗЛАР МӘЙДАНЫ

Быел «КаzanForum» кысасында тәүге тапкыр хатын-кызлар өчен махсус «Хатын-кыз карашы» дигән мәйданчык (трек) эшли. Аны Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырды.

Трек катнашучыларын Татарстан Рәисе дә сәламләде. «Безнең форум сездәй гүзәл затлар булганга күрә ун тапкыр матуррак. Ислам дөньясының зур казанышы сез. Хатын-кызларның, аналарның роле артканнан-арта бара. Хәзерге заман хатын-кызлары – сәясәтче дә, эшмәкәр дә, җәмәгать эшлеклесе дә», – диде ул. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да гүзәл затларның эшенә бәя биреп: «Җитди сорауларны ир-ат үзе генә хәл итә алмый, янәшәдә зирәк хатын-кыз кирәк. Мондый чаралар юкка гына Казанда узмый. Бу –  танышу өчен, хезмәттәшлекне дәвам иттерү өчен яхшы мөмкинлек», – диде.

«Хатын-кыз карашы» трегында сәламәтлек, мода, матурлык, хатын-кыз һәм бизнес, үсеш, уңыштурында сөйләштеләр.

Форумда 20 илдән 3 меңнән артык хатын-кызкатнаша.

Трек эшчәнлегендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән министр урынбасары ярдәмчесе, иминият буенча киңәшче Фатыйма ханым Мөхәммәт Исхак Әл-Әвәдхи, Үзбәкстан хатын-кызлар һәм кызлар ассоциациясе президенты Насиба Мирадилова, Камбоджа хатын-кызлар эшләре буенча министрлыкның дәүләт секретаре Мэн Чиндэ ханым, «Миссис Вселенная – 2023» Елена Максимова, «Wildberries» компаниясе генераль директоры Татьяна Бакальчук кебек мәртәбәле шәхесләр катнашты.

ИСЛАМ ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ ОЕШМАСЫ

«KazanForum» кысасында яшьләр сәясәтенә дә урын бирелә. Әйтик, биредә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре яшь дипломатларының VII форумы уза. Чарада 23 дәүләттән килгән дипломатлар халыкара мөнәсәбәтләр турында фикер алышачак. Сүз уңаеннан, алар белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Республика Рәисе ассызыклаганча, яшьләр хезмәттәшлеге – «Россия – ислам дөньясы» хезмәттәшлеге кысасында төрле чараларны гамәлгә ашыру өчен яхшы нигез булып тора.

Фото: ria.ru

«KazanForum» кысасында IX Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре эшмәкәрләре форумы да уза. Иң яхшы проект авторлары Казанда үз эшләрен тәкъдим итә. Быелгы форум финалына 13 илдән 30 проект чыккан. Форум катнашучыларын 20 сәгать лекция, 80 сәгать шәхси һәм төркем белән сессия көтә. Иң яхшы проектларга 10 мең доллар күләмендә акча биреләчәк.

«Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов белдергәнчә, быел беренче тапкыр август аенда Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмалары илләреннән балалар өчен халыкара лагерь оештырылачак. Смена Иннополиста узачак. Анда 14–18 яшьлек үсмерләрне һәм яшьләрне көтәләр. Лагерь биш төрле тема буенча эшләячәк. Болар – медиа, туризм, мәдәният, дипломатия һәм тотрыклы үсеш максатлары.

–  Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренә караган 11 дәүләттән җыелган шеф-пешекчеләр Халыкара шеф-пешекчеләр кубогы өчен көч сынаша. Барлыгы 150ләп оста ит, балык, вегетариан ризыклар пешереп, үз сәләтләрен сынаячак.


Фикер өстәү