#КаzanForum: «Татмедиа» агентлыгы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы мәгълүмат агентлыклары берлеге хезмәттәшлек турында меморандум имзалады

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Татмедиа» агентлыгы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы мәгълүмат агентлыклары берлеге хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.

Әлеге чарада «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм ИХО мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәт Абдраббо Альями катнашты.

Меморандумга кул куяр алдыннан сессиядә катнашучылар заманча массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш үзенчәлекләре, шулай ук Россия һәм Ислам дөньясы илләреннән журналистларның үзара хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты.


Фикер өстәү