#КаzanForum: Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның төп тышкы хезмәттәшләреннән берсе”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Җамшид Ходжаев белән очрашу барышында ике арадагы мөнәсәбәтләргә әнә шундый югары бәя бирде. Чара “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумы кысасында узды.

Рәис әйтүенчә, үзара хезмәттәшлекне үстерергә ике яклы рәсми һәм бизнес делегацияләрнең даими рәвештә очрашып торулары ярдәм итә. Ул мөһим уртак проектлар тормышка ашырылуын искә алды. Ике арада товар әйләнеше үсүен дә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелегенә җирле татарларга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстанда да үзбәк милли-мәдәни автономиясенә зур игътибар бирелә, диде. Бүген республикада 9 меңгә якын үзбәк яши.

Җамшид Ходжаев Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевның сәламләвен җиткерде. Яклар яңа уртак проектлар турында сөйләште.


Фикер өстәү