#КаzanForum: Санкт-Петербургтан Мәскәүгә йөртүчесез генә дүрт «КамАЗ» машинасын җибәрәчәкләр

Тулысынча автоном идарәдәгедүрт «КамАЗ» йөк машинасын Санкт-Петербургтан Мәскәүгә җибәрәчәкләр.

Йөк машиналары Санкт-Петербург икътисадый форумы ачылу көнендә, ягъни 14 июньдә кузгалачак. Бу хакта «КаzanForum» чарасы кысасында «КамАЗ» җәмгыятенең инновацион автомобильләр буенча баш конструкторы Сергей Назаренко әйтте.

Йөртүчесез булган машиналар М-11 автомагистрале буенча барачак һәм шулай итеп ике башкала арасында йөк юлын сынап караячак.

Конструктор сүзләренчә, хәзерге көндә 6 шундый машина җитештерелгән. Июньдә шуларның дүртесен сынап караячак. Хәрәкәтне күзәтү өчен машина кабинасында кеше дә булачак.


Фикер өстәү