Рөстәм Миңнеханов: «Болгар — безнең нигезебез»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Болгарда «Изге Болгар җыены»н ачты. Әлеге чара Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла. Быел бу җыенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV Халыкара икътисадый форумы кунаклары һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре катнаша.

Татарстан Раисе Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»н ачып, катнашучыларны сәламләде.

— Бүген безнең өчен бик зур тантана. Болгар – безнең нигезебез. Болгар булганда безнең телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәр. Безнең белән бергә булганыгыз өчен кунакларыбызга чын күңелдән зур рәхмәт. Диннән башка киләчәгебез юк, – диде ул. — Былтыр Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үттек. Быел да җыелдык. Бу юлы кунаклар Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкарьләре белән таныша ала.


Фикер өстәү