Әбүзәр Гәләлиев: Чикне саклау – зур эш

Россиядә чик сакчылары көне 1958 елдан 28 майда билгеләп үтелә. Армия хезмәтендә булган кешеләр өчен бәйрәм ул – дусларың белән күрешү көне, — Чаллыда яшәүче Әбүзәр Гәләлиев әнә шулай ди.

– Бу көнне ел саен йөрәк җилкенеп көтеп торам, – ди Әбүзәр абый. – Мин Минзәлә районы Аю авылында туып үстем. Башта безне Казанга хәрби комиссариатка җибәрделәр. Анда инде яңадан бер кат медицина күзәтүе үткәреп, кемнең кайсы хәрби частька барасын әйттеләр. Барып керсәк, без чик сакларга тиеш икән. Кытайда хезмәт иттем. Чикне анда сакладым. Хәрби хезмәттә төрлесе булды. Әллә ничә тапкыр, җинаятьчеләрне дә тоттык. Әллә никадәр медальләрем дә бар. Чик буен саклаудан тыш, мин этләр дә өйрәттем әле. Хезмәт итүнең авырлыклары булса да, зарланмадык. Без бердәм идек.

Әбүзәр Гәләлиев белән бер частьтә Минзәлә егетләре дә булган. Алар әле дә аралашып, кунакларга йөрешеп яши икән.

– Чаллыда чик сакчыларына хөрмәт зур. Безнең өчен аерым ял итү урыны булдырылды. Шунда барып, җырлыйбыз да, биибез дә, армия хәлләрен искә алабыз, – ди ул. – Чикне саклау – зур эш. Мин әле дә шушы частька эләгүемә сөенеп бетә алмыйм. Хәрби хезмәттән алган тормыш тәҗрибәсе, гомер буе озатып барды.


Фикер өстәү