Сарсаз-Баграж авылы халкы җыелышып ялга кайткан хәрбиләрне озатты

Әтиләре бертуган булган бу ике егетнең ялы бетеп, алар махсус хәрби операция зонасына юл алды. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә. 

Егетләрне озатырга барлык авыл халкы диярлек җыелышкан иде. Һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Әлеге егетләр мобилизация буенча узган елның сентябрь аенда чакырылган иде. Казанда хәрби өйрәнүләрдә өч көн генә булып, махсус хәрби операция зонасына җибәрелделәр.

Абыйлы-энеле туганнар ялларын әти-әниләре, гаиләләре, дуслары белән бергә уздырдылар. Тик рәхәт вакытлар бик тиз үтә шул. Әлбәттә, аерылышасы килми, шулай да, китәргә кирәк. Бу егетләрдә патриотизм хисе көчле, яшьтән үк тырыш булып үсеп, Ватан алдында хәрби бурычларын үтәделәр, мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк илебез иминлеген сакларга киттеләр. Алар бер урында бер-берсен яклап, саклап хезмәт итәләр. Үзләрен озатырга килгән һәркемгә кочаклап рәхмәтләрен җиткерделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев җыелган халык алдында чыгыш ясап, егетләргә олы юлга кузгалыр алдыннан теләкләрен җиткерде.

-Бүген без махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребезне озатабыз. Аларга без уңышлар телибез. Авыл халкы хөрмәт итә һәм ярата сезне. Иң мөһиме – исән-сау кайтыгыз, үзегезне саклагыз! Менә шулай бергә-бергә тагын сезне каршы алырга язсын, — диде Павел Николаевич.

Хәерле юллар, егетләр! Туган якта сезне көтәләр, алда шундый яңа шатлыклы очрашулар көтсен!

 

Клара Ермолаева

 


Фикер өстәү