Сәвия Мөхәммәтҗанова: «Улымның әнисен эзләп табасы иде»

2014 елның июлендә Кукмара районында булган фаҗигане күпләр хәтерлидер.  Ядегәр авылында бер гаиләдән алты кешенең гомере янгында өзелде. Рөстәм Волков, аның хатыны Зөлфия, кызлары Рузилә, уллары Айрат һәм Айзат, кияүләре Искәндәр, Рузиләнең туарга өлгермәгән сабые да ут корбаны булды. Өч малай – Илфат, Илгиз, Илназ өйдә булмау сәбәпле, исән калалар.

Фаҗигадән соң «ВТ» журналисты баласын һәм оныкларын җирләгән Сәвия Мөхәммәтҗанованың хәлен белеште. Без кайтканда, мәрхүмнәрнең ашларын уздырып йөриләр иде. Андагы күз яшьләре, йорт тулы сагыш, хәсрәтле йөзләр әле дә күз алдында. Еллар узса да, бу гаилә белән элемтә югалмады. Сәвия апаның кызы Гөлияне социаль челтәрләрдә даими күзәтеп баргач, гаиләнең хәлләрен азмы-күпме белеп торабыз.

«9 минутка да онытмадым»

– Бу хәсрәт мине бик бетерде. Авыртмаган җирем юк. Җитмәсә, коронавирус та эләктереп, озак тилмердем. Кан басымым йә менеп китә, йә кинәт төшә. Әмма башка балаларым өчен дип тырмашып яшим, – ди Сәвия апа.

Бүгенгесе турында сөйләшкәндә, аның белән үткәннәргә кайтмый булдыра алмадык.

– Киленебез безгә дүрт бала – Рузилә, Илфат, Илгиз, Илназ белән килде. Җитмәсә, җиде яшькә олырак та иде әле. Бер-берләрен ошаткач, каршы килмәдек. Матур гына яши башладылар. Уртак балалары – Айрат һәм Айзат туды. Искә алган саен елыйм, – дип күз яшьләрен сөртә ул.

Зөлфиянең өч улы хакында да сораштым. Олысы өйләнеп, матур итеп гаилә корып яши, ди. Ә менә Илгиз белән Илназның тормышлары кыек юлга кереп киткән. Илгиз ирегеннән мәхрүм ителеп, тимер рәшәткә артында да утырып чыккан. Әлегә авылга кайтмаган. Сәвия апа кайдалыгын белми. Илназ исә психик авырулар хастаханәсенә эләккән. Кайчан кайтасын белмиләр.

– Ниләр генә күрмәдем инде мин, кызым. Кияүгә чыккач та, балабыз булмады. Ирем Мәгәфүргә суык тигән, балагыз булмый, диделәр. Ә гаиләне сакларга кирәк. Иремнең әти-әнисе дә безнең бергә булуыбызны теләде. Аерылыша күрмәгез, приюттан бала алыгыз, дип тордылар. Мин күргәннәрем турында «Азат хатын» журналына хат яздым. Бер айдан каян бала алып буласын әйтеп, җавап язганнар. Әни белән Казанга чыгып киттек. Бер бала тудыру йортында 10 көнлек малай бар, диделәр, – дип сөйли Сәвия апа. – 1981 ел иде бу. Гыйнвар ае. Минем исәп белән бала 18–19 гыйнварда туган булырга тиеш. Балага 10 көн тулгач, аны приютка күчерәселәр икән. Бу хакта белдем дә, табибка кереп, миңа бирегез бу сабыйны, дим. Ә ул, ике көн эчендә документлар җыеп алып килә алсаң, бирербез, дип чыгарды. Сабыйны барып күрәсе иттек. 1 кило да 800 граммлы малай. Йөрәк урыныннан кузгалды. Күрдем дә, берәүгә дә бирәсем килми бит! Әнием исә, ала күрмә бу баланы, дип тора. Алам булгач алам дип, чуп-чуп итеп улымны үбәм. Ярамый, диләр. Мин аларны ишетмим дә…

Сәвия апа ничек итсә итә, табиблар белән уртак тел таба. Казаннан малайлы булып кайтып китә. Кызганыч, әнисенең кем икәнен әйтүче булмый, бары тик дәрәҗәле җирдә укучы студент кыз диләр. Сабыйга Рөстәм исеме кушып, үз фамилияләрен бирә алар. Кызганыч, парлы тормыш барыбер кыска булып чыга. 4 елдан ире Мәгәфүр абый вафат була.

– Мин улымны фермага ияртеп эшләп йөри башладым. Бик яраттым, үзең тапмыйча да, газиз була икән ул. Салам өсләрендә йоклап үсте балакаем. Шуннан соң мине бер иргә димләделәр. Яшәп киттек. Тагын ике улыбыз, бер кызыбыз туды. Рифат исемле улым сигез яшендә суга батып үлде. Аннан кабат ирсез калдым, – ди Сәвия апа. – Рөстәм улымның язмышын беләсез инде. Оныкларымны да бик сагынам. 9 ел вакыт узса да, алар минем күңелдән 9 минутка да китеп тормый. Айзатым белән бер елны туган балаларны күрәм дә, улыма да 14 тулыр иде, дим. Айратым да 16 яшен тутырып, мыеклар чыгар иде инде. Фаҗига буласы көнне оныкларым: «Әбием, иртәгә Кукмарага барабыз, мәктәп өчен киемнәр алабыз», – дигән иде. Насыйп кына булмады.

«Әнигә әйтегез, еламасын!»

Фаҗигадән соң Сәвия апаның улы Илшатның хатыны Ләлә төш күрә. Рөстәм кайткан икән. Сез үлдегез бит, дигәненә, юк, Ләлә, үлмәдек, дип җавап бирә. «Өй яна башлагач, өстебезгә япма төште дә безне саклап калды. Абзар артында йортыбыз бар бит. Әнигә әйт әле, еламасын!» – ди икән. Яңа йорт дип зиратны әйтүе булган, күрәсең. Сәвия апа хәзер бик еларга тырышмый. Үзен кулда тота. Әмма улымны сагынуга түзә алмыйм, ди. 10 көннән алып 33 яшенә кадәр үстергән баласы белән алар арасында аеруча көчле ярату була.

– Әниеңне эзлик, дигәнемә, син – минем әнием, дип җавап бирде. Улым бер дә тапкан әнисе турында сөйләгәнне яратмады. Минем ул кызга ачуым юк. Яшь чакта кем ялгышмый. Хаталангандыр. Укып та бетерәсе булганга, баласын ташлап калдыргандыр. Начар кеше түгелдер ул. Рөстәмем бит әнә нинди зур йөрәкле иде! Башлы иде дә әле ул. Әнисе укымышлы булгангадыр инде. Ул кыз укып чыгып, гаилә коргандыр. Бу баласы йөрәгендә булса да, ташлаган улым бар дип, берәүгә дә сиздермәгәндер, – ди Сәвия апа. – Үзем исән чагында Рөстәмне тудырган ханым белән очрашасым килә. Сабыен калдырып, мине бәхетле әни иткәне өчен рәхмәт әйтер идем. Улыбыз турында сөйләр идем. Кечкенә чактагы фотоларын күрсәтер идем. Сөйләр сүзләрем җитәрлек минем. Очрашсак иде. Шуңа күрә «Ватаным Татарстан» укучыларыннан да ярдәм сорыйм. Улымның әнисе үзен таныса, 89274385613 телефон номерына хәбәр бирсен иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү