Казанда булган котычкыч авариянең ВИДЕОсы интернетта пәйда булды

Бер кеше һәлак булган, икесе хастаханәгә озатылган.

Бүген иртән Казанда Җиңү проспекты белән Имәнлек урамы чатында котчыкмалы юл-транспорт һәлакәте булган. “Region116.dtp.official” телеграм-каналы һәлакәтнең видеоязмасын урнаштырган.

Видеоязмадан күренгәнчә, урам чатында “Газель” КамАЗ алдына килеп кергән. Йөк машинасын йөртүче, тормозга басарга өлгермичә, фургонга килеп бәрелгән, “Газель” исә, үз чиратында, юл аша чыгу өчен “иминлек утраучыгы”нда басып торучы кешеләргә килеп бәрелгән.
Хәзер биредә трамвайлар хәрәкәте тулысынча тукталган, зур “бөке”ләр барлыкка килгән.


Фикер өстәү