Галәвиевның адвокаты үз хезмәтләрен күрсәтү чыгымнарын дәүләттән түләүне таләп итә

Татарстан Югары судында адвокат Руслан Нуриәхмәтов гаризасын карадылар, ул дәүләттән Илназ Галәвиевны яклау буенча хезмәтләр күрсәтү чыгымнарын түләүне таләп итә. Барлыгы 93 эш көне өчен ул 210 184 сум түләүләрен сорый. Галәвиев үзе сак астында суд залына китерелде.

Суд утырышы вакытында прокурор хөкем ителүченең үзендә адвокат хезмәтен түләү теләге турында кызыксынды. Ләкин ул баш тартып җавап бирде, чөнки, янәсе, хәзерге вакытта эшләми һәм аңа әле зыян күрүчеләрдән дәгъваларны капларга кирәк. Үз чиратында, Нуриәхмәтов бөтен сумманы федераль бюджеттан түләттерергә сораган, ләкин прокурор, Галәвиевны бурычын түләүдән азат итәргә бернинди нигез юк, дип белдереп, мондый позицияне хупламаган.

Нәтиҗәдә, судья Галәвиевтан 200 000 сум түләтергә карар кылган, ләкин адвокат дәүләттән гонорар алачак, ә ул инде, үз чиратында, гомерлеккә хөкем ителгән атучыдан барлык чыгымнарны түләтәчәк.


Фикер өстәү