Серле һәм сыйлы бәйрәм: Семык быел ничек узды?

Узган шимбәдә мариларның иң яраткан һәм көтеп алган Семык бәйрәме узды. Әгерҗе районының Пеләмеш авылында җәйне каршы алып, якты дөньядан киткәннәрне искә алдылар. Семык быел ничек узды? Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Изге урынга җыелу

Семыкның тарихы славян һәм фин-угор халыкларының мәҗүси традицияләренә барып тоташа. Аны электән үк Пасхадан соң җиде атна узгач, Троица алдыннан билгеләп үткәннәр. Әүвәлге заманнарда, язгы кыр эшләре тәмамлангач, мари авылларындагы халык болынга, киртәләп алынган изге урыннарга чыккан, искә алу шәмнәре яндырган, Кирәмәткә һәм башка аллаларга корбан китергән.

Семык серлелеге белән дә үзенчәлекле. Әйтик, чәршәмбе төненнән алып пәнҗешәмбе көненә кадәр начар, явыз көчләрдән арындыру көне булып  саналган. Әлеге бәйрәм җәйне каршы алуны да, якты дөньядан киткәннәрне хөрмәтләүне дә, йорт эшләрендә уңышларга ирешү өчен, әрвахлардан гафу сорауны да чагылдыра. Татарстанда яшәүче марилар бу бәйрәмнең үзенчәлекләрен бүгенгәчә саклый алган. Быел да, әнә, республикада яшәүчеләрне һәм Мари Эль кунакларны Пеләмеш авылында җыеп, сыйлы да, күңелле дә, мәгънәле дә бәйрәм уздырдылар.

Әгерҗе районының Пеләмеш мари авылы Бим авыл җирлегенә карый. Пеләмешкә 1764 елда ук нигез салынган дип исәпләнә. Хәзерге вакытта монда 400ләп кеше яши.

Мари ишегаллары буйлап

Бәйрәм башланыр алдыннан, кунаклар мари халкының тарихы, яшәеше, традицияләре һәм милли сыйлары белән танышты. Махсус әзерләнгән ишегалларында XVIII–XIX гасырларга караучы милли туй киемнәрен күреп, мариларның йолаларында катнашып карарга мөмкин иде. Әйтик, бәйрәмдә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мари Эль башлыгы Юрий Зайцев белән, теләкләрен теләп, агачка тасмалар бәйләделәр. Кунакларны аеручы «баллы» ишегалды җәлеп итте. Атамасыннан күренгәнчә, монда балдан ясалган эчемлекләр, төрле үлән кайнатмаларын авыз итеп карадылар. Ә бер почмакта кунакларны борынгы рецепт буенча куас ясарга өйрәттеләр.

Кадере арта гына

Семык – русларның Каравоны, татарларның Сабан туе, удмуртларның Гырон Быдтоны, чуаш халкының Уявы һәм мордваларның Валда Шинясе белән беррәттән халыклар арасындагы дуслыкны ныгытучы бәйрәм. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны әнә шулай сәламләде.

– Әлеге бәйрәм Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында аеруча зур әһәмияткә ия. Марилар – үз телләренә, традицияләре һәм гореф-гадәтләренә сакчыл караучы тырыш халык. Алар республика үсешенә дә зур өлеш кертәләр, безнең күпмилләтле мәдәниятебезне баеталар,  – диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук катлаулы чорларда традицион кыйммәтләрне – Ватанга, гаиләгә мәхәббәт, өлкәннәргә, туган телгә карата хөрмәт, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тыныч яшәү принципларын саклауның аеруча әһәмиятле булуын искәртте.

Мари Эль башлыгы Юрий Зайцев мари халкының милли-мәдәни үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

– Россиядә ярты миллионга якын мари гомер кичерә, аларның 60 проценттан артыгы Мари Эль һәм Татарстанда яши. Гомумән, Татарстан – милли үзенчәлекләрне саклау, мәдәният, тел, гореф-гадәтләр һәм йолаларны үстерү өчен барлык шартлар тудырылган күпмилләтле төбәк. Безнең республикалар арасында күп еллар буена сыналган ныклы иҗтимагый, фәнни һәм мәдәни элемтәләр бар, – диде ул, бәйрәм белән котлап.

Иртән башланган бәйрәм кич кенә тәмам булды. Ул арада «Марый патыр –2023» (мари баһадиры. – Авт.) һәм «Марый удыр – 2023»  (мари чибәре. – Авт.) ачыкланды. Быел Семык бәйрәме Татарстанда 32 нче мәртәбә узды. Кунакчыл Әгерҗе районы бәйрәмне инде дүртенче мәртәбә үткәрә. Сүз уңаеннан, Татарстанда Семык 2009 елда республика халыклары бәйрәме статусы ала: тәүге тапкыр республикакүләм Семык бәйрәме 2009 елның 26 июнендә Мөслим районының Мари Бүләр авылында уза.

Семык бәйрәменә бәйле сынамышлар һәм тыюлар

– Семык бәйрәме көнне аяз булса, яшелчә уңа.

– Семык бәйрәме узуга, җеп буясаң, боз явар.

– Семык бәйрәменнән соң бернәрсә дә утыртырга ярамый, чөнки алар үсмәячәк.

– Семык бәйрәменә кадәр яланбаш йөрергә ярамый, башың авыртырга мөмкин.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү