Питрау 2023. Тагы да бергә җөрсәк иде…

Тырлау аланына кич җиткәнче килгән идек, кояш чыкканда кайтып киттек. Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау быел да таң әтәчләре кычкырганчы гөрләде. Керәшен мәдәниятенең дини чараларыннан саналган бу бәйрәм 25 ел эчендә бар халыклар өчен шау-гөр китереп күңел ачу чарасына әйләнде.

Корал урынына – капчык

Милли бәйрәмнәрдә ачылыш тантанасы аерым игътибарга лаек була – моны барыбыз да белә кебек. Питрауның да бу өлеше, сәгатьләр буена сузылып, ел саен иң күп тамашачы җыела торган урынга әверелә. Быел исә әлеге бәйрәмнең ачылышын ямьле итәргә артистлар гына түгел, табигать тә булышты. Җир-анага дан җыруы җырланганда күкне каплаган караңгы болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. Прологның нәкъ менә ул мизгелләре могҗизага тиң иде.

Янә бер кат үткәннәргә алып кайткан ачылыш тантанасында Тәңре, Җир-су, Умай турында риваятьләр дә ишеттек, һәр ыруның Изге тавы булганлыгы турында да белдек. Шул арада кайбер уеннарның тарихын да сөйләделәр. Әйтик, әүвәлге заманнарда сугышчыларны атка утыртканчы, корал урынына капчык тоттырып, бүрәнәгә утыртканнар. Капчык сугышы шуннан килеп чыккан да инде. Сугышчылар, димәктән, прологта батырлык, ир-ат тәрбиясенә аерым урын бирелгән иде.

Тырлауда кемнәр бар?

Патриотик рухтагы ачылыш тантанасы котлаулар белән дәвам итте. Тырлау аланына җыелган кунакларны тәбрикләргә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Аңа да таң атканчы күңел ачарга тәкъдим иткәннәр.

– Питрауны «чәчәкләр бәйрәме» дип тә атыйлар, ул русларның Каравоны, татарларның Сабан туе, чуашларның Уявы, мариларның Семыгы белән беррәттән чирек гасыр дәвамында Татарстанда яшәүче халыклар арасындагы дуслык, үзара аңлашу мохитен булдыруга ярдәм итә. Бүген Питрау Татарстанның танылган брендларының берсенә әверелде. Тырлау аланына килүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы бик сөендерә, – диде парламент Рәисе.

Мөхтәрәм кунаклар арасында Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Родионова да бар иде. Мамадыш  аның әнисенең туган ягы икән, шуңа да ул бәйрәм котлаганда күз яшьләрен тыя алмады.

– Минем әнием Мамадышта туган һәм бик иртә ятим калган. Әмма, аның сөйләүләре буенча, ул монда үзен бер минут та ятим итеп тоймаган. Әниемнең үзенә ярдәм иткән күршеләренә, якыннарына рәхмәтле булуын ишетеп үстем. Шуңа да мин монда чиста күңелле кешеләр яшәвен бик яхшы беләм. Биредә «күңел экологиясе» һәр агачның тамырына, һәр кешегә сеңгән – диде ул.

Питрау – Петр һәм Павел апостоллар хөрмәтенә уздырыла торган дини чарадан чын мәгънәсендә заманча, төрле милләт вәкилләрен бер аланга җыя торган матур бәйрәмгә әйләнде. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов шулай ди.

– Питрау чирек гасыр дәвамында бик күпләрне үзенә гашыйк итте. Ул чын мәгънәсендә барлык халыкларның бердәмлеге, хөрмәт һәм горурлык бәйрәменә әверелде. Быел – Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ул аеруча зур әһәмияткә ия, – диде ул.

Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Иван Егоров фикеренчә, бүгенге шартларда без тагын да ныграк берләшергә тиеш.

– Быел бәйрәмебезнең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Кечкенә генә авыл җыеныннан Питрау республика дәрәҗәсенә күтәрелде. Илебездә таралып яшәгән карендәшләребезне Питрау бер урынга җыя. Алай гына да түгел,  кечкенә генә Тырлау аланы төрледән-төрле милләт кешесен үзенә сыендырды. Алга таба да тату яшик, – дип сөйләде ул.

«Монда җылырак…»

Тырлау аланы буйлап «җөреш»не Татарстанның төрле районнары әзерләгән ишегалларына кунакка кереп дәвам иттек. Кирәк кешегә һәрвакыттагыча мунча ягылган, тәм-томнар белән сыйлыйлар, бер почмакта җырлаталар-биетәләр. Зәйдән килгән Роза түтидән менә шулай җыелышуның әһәмияте турында сораштык.

– Бу арада көн саен бәйрәмдә әле. Ерак, дип тормыйбыз, ел саен диярлек Җөригә дә киләбез. Питрау бит ул – үзенчәлекле бәйрәм. Иң җылысы, дип әйтимме соң… Безнең халык киң күңелле, кунак сөючән булгангадыр инде. Монда килеп, башка карендәшләр белән очрашкач, рәхәт булып китә. Үзебезне дә күрсәтәбез, җырлыйбыз-биибез, – дип сөйләде ул.

Ишегаллары буйлап барганда, иң күп кеше җыелган урынны читләтеп уза алмадык. Такыя үрүчеләр почмагы елның-елында гүзәл затларның иң яраткан урынына әйләнә дә куя шул. Иң матур такыяны «эләктереп», фотога төшеп калырга кирәк чөнки. Аларны үрүчеләр сөйләве буенча, такыя үрү өчен барлык файдалы үзлекләргә ия булган Питрау чәчәкләре кирәк. Алар ким дигәндә 12 төрле булырга тиеш. Аның һәркайсы билгеле бер сыйфатны белдерә. Мәсәлән, мәк чәчәге – сагыш, ромашка – сафлык, ягымлылык билгесе. Элек-электән кызлар күңелләрендә булганын такыяларына күчергән.

Чираттагы тукталышыбыз – «Димче почмагы». Монда килеп, кавышып, гаилә корып, матур тормыш кичерүчеләр бүген дә бар, ди әле. Атаклы димче Аграфена Васильева кавыштырсамы… Елдагыча, исем һәм телефон номерын язып калдыру өчен махсус такталары әзерләнгән. Телефон номерын калдыручы 15ләп егет һәм 10лап туташны санадык. Ким дигәндә, 10 яңа гаилә барлыкка килсә дә, демография өчен файда гына инде бу.

Уникедән соң

Һәрхәлдә, Питрауда уздырыла торган «Керәшен чибәре» бәйгесеннән соң ел саен яңа гаилә туа. 2021 елда җиңгән кыз да, узган елны таҗ кигәне дә шул ук елны кияүгә чыкты. Чиратта – Теләче районы кызы Анжелика Павлова. Төп бүләк – «Керәшен чибәре» таҗын быел ул киде. Ә җиңү өчен барлыгы 10 кыз көч сынашкан иде. Чибәрлектә генә түгел, билгеле. Йолаларны, телне, мәдәниятне белү дәрәҗәсен дә тикшерделәр, җырлатып, биетеп тә алдылар үзләрен. Нәтиҗәдә  II урынны – Тукай районыннан Лиана Самойлова, III урынны Мамадыш районыннан Светлана Иванова яулады. Мамадыш районының «Керәшен чибәре» исеменә Анастасия Шумитова лаек булды.

Иртәнге чык тамчылары төшә башлаганда, ниһаять, көрәш тә тәмамланды. Инде өченче ел рәттән Питрауның төп батыры исемен Зәй егете Радик Сәлахов яулады. Аңа быел машина түгел, 500 мең сумлык акчалата бүләк тапшырдылар. Хәер, Радикның машиналары болай да җитәрлек инде ул. Үсмерләр арасында исә Арча егете Дияр Муратов батыр калды.

 

Питрау сынамышлары

– Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса – озак булыр.

– Бу көнне эссе булса, тагын ике атна көн кояшлы булыр.

– Иртән яңгыр яуса – ашлык әйбәт булмас. Көн төшкә кадәр шундый булса – ашлык мул булыр.

– 12 июль көне буе кояшлы булса, киләсе ел җәе җылы һәм озын булыр.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү