Татарстан Рәисе Төркиянең Конья шәһәре мэры белән очрашты

Төркиягә эш визиты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья шәһәре мэры Угур Ибраһим Алтай белән очрашты.

Мэриянең беренче катында Рөстәм Миңнеханов Конья тарихына һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмә экспозициясе белән танышты.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясенең Коньяга визиты шәһәр белән дә, гомумән, провинция белән дә элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән. «Без агросәнәгать комплексы мәсьәләләрендә генә түгел, мәдәният, археология, туризм өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Сезнең тарихыгыз бик бай. Безне күп нәрсә бәйли, тыгызрак аралашырга һәм эшлекле элемтәләрне үстерергә кирәк. Моңа Казан белән Истанбул арасында туры авиаэлемтә ярдәм итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе Угур Ибраһим Алтайның төрки дөнья муниципалитетлары берлеге башлыгы вазыйфасында башкарган зур эшен билгеләп үтте. Бу — дөньяның 30дан артык иленнән 1200 муниципаль берәмлекне берләштергән эре халыкара оешма. Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитетларына тәҗрибә уртаклашу программаларын һәм мәдәни-гуманитар проектларны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев районның җирле авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләре белән кооперацияне үстерүдә кызыксынуын билгеләп үтте. Конья мэры бу тәкъдимне хуплый һәм шәһәрдә агросәнәгать комплексы өлкәсендә күп кенә машина төзелеше компанияләре эшләвен хәбәр итә. «Сезнең визит үзара сәүдәне киңәйтүгә җитди этәргеч бирер дип ышанам», — дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.

Шулай ук Угур Ибраһим Алтай 2019 елда Татарстанга визиты турында сөйләде. Ул вакытта Конья делегациясе Казан, Түбән Кама һәм Болгарда булган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәкара хезмәттәшлек Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш кертә. «Безнең хезмәттәшлек потенциалы бик зур һәм тулысынча ачылмаган. Татарстан белән Коньяның бер-берсенә тәкъдим итәрлек күп нәрсәләре бар, уртак проектларны үстерү өчен мөмкинлекләр бар», — дип өстәде республика Рәисе.


Фикер өстәү