Марат Хөснуллинга Кырым күперен торгызуның барышы турында сөйләгәннәр

Кырым күперен торгызу буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узган. Аны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уздырган.

Чарада күпернең бүгенге торышы буенча фикер алышу булган. Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, корылмага нинди һәм ни дәрәҗәдә зыян китерелүе ачыклана. Анда торгызу эшләре өчен өстәмә көчләр китерелгән.
Тимер юл өлешенең бер ягын ачканнар да инде. Биредән гадәттән тыш хәл аркасында туктатылган поездлар акрынлап җибәрелә.

Транспорт министры Виталий Савельев паром кичүе эшен оештыру турында сөйләгән. Шулай ук илнең яңа территорияләре аша коры җирдән хәрәкәтне оештыру, аерым алганда, үткәрү пунктлары эшен оештыру мәсьәләсе каралган. Марат Хөснуллин йөртүчеләргә альтернатив маршрутлар турында мәгълүмат ирештерергә кушкан.

Хөснуллин утырыш йомгаклары буенча хәзерге вакытта күпердә барлык хезмәтләрнең эшләвен әйткән. Альтернатив маршрут булдырылып, барысын да үткәрү пунктлары аша тиз генә уздырачаклар. “Бөке”ләр пәйда булмасын өчен йөртүчеләрнең документларын тикшермәскә карар иткәннәр. Озакламый паром кичүе дә эшли башлаячак.


Фикер өстәү