Казанда корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар ачылачак

Казан мәчетләрендә Корбан гаете көннәрендә корбан чалу каралган. Исемлекне шәһәр мэриясе белән берлектә төзегәннәр.

Шулай итеп, Апанай, Тынычлык, Гадел, Мәрҗани, Ризван, Билял, Куддус, Иман Нуры, Казан Нуры, Бистә Нуры Габделгаллям, Салихҗан, Фатиха, Мәүлид, Әхмәдзәки, Рамазан, Рәҗаб мәчетләрендә, Бертуган Петряевлар урамында корбан чалу комплексында корбан чалуны оештырырга мөмкин.

Гаетне уздыру көннәрендә үзгәрешләр дә булуы бар. Шуңа күрә актуаль мәгълүмат белән Диния Нәзарәте сайтында танышып барырга киңәш ителә.


Фикер өстәү