Украина диверсантлары Тольятти-Одесса аммиак торбаүткәргечен шартлаткан

Оборона министрлыгыннан белдерелгәнчә, Украина диверсантлары Харьков өлкәсендә аммиак торбаүткәргечен шартлаткан.

“Бишенче июньдә Мәскәү вакыты белән якынча 21.00 сәгатьтә Украинаның диверсион-разведка төркеме Харьков өлкәсендә аммиак торбаүткәргечен шартлаткан”, – диелә Оборона министрлыгы хәбәрендә.
Бу хәл террорчылык акты буларак бәяләнә.

Оборона министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, тыныч халык арасында зыян күрүчеләр бар. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән. Россия хәрбиләре зыян күрмәгән.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, Украина территориясе аша узучы торбаүткәргечнең зыян салынган урыннары аша хәзерге вакытта аммиак калдыгы чыгарыла.

Тольятти-Одесса торбаүткәргече 1970нче еллар ахырында салынган. 2022 елның 24 февралендә Украинада махсус хәрби операция башлангач, аммиак җибәрү туктатылган.


Фикер өстәү