Казанда танылган җырчы юл фаҗигасендә һәлак булган

Бүген төнлә Казанның Совет районында бензин салу станциясе тирәсендә мотоцикл пассажиры һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгән.

Агентлык хәбәрчесенә Дәүләт автомобиль инспекциясенең пропаганда бүлегендә сөйләп үтелгәнчә, юл һәлакәте Тынычлык урамында – Нагорный бистәсе белән Дәрвишләр торак массивы арасында килеп чыккан. Opel машинасын йөртүче ике тоташ полоса аша бензин салу станциясенә борылганда, Suzuki мотоциклына килеп бәрелгән. Авариядә мотоцикл йөртүче исән калган, пассажиры – рэп җырларын башкаручы Альбина Сәфәрова һәлак булган.

Социаль челтәрләрдә Альбинаның дуслары да фаҗигане раслый. Кыз актив иҗат тормышы алып барган, социаль челтәрләрдә фотосурәтләре белән еш уртаклашкан. Җырчының сәхифәсендә мотоциклга утырып төшкән берничә фотосурәтен дә күрергә мөмкин.


Фикер өстәү