Бүген төнлә Казанның Киров районы судьясы 12нче каттагы фатиры тәрәзәсеннән егылып һәлак булган

Казанның Киров районы судында федераль cудья булып эшләгән Артем Бартенев бүген төнлә 12нче каттагы фатиры тәрәзәсеннән егылып һәлак булган. Бу хакта “Казан ферст” хокук саклау органанрындагы чыганакларына таянып хәбәр итә.

Басма хәбәрчесенә сөйләп үтелгәнчә, Бартеневның мәете Ямашев проспектындагы йорт янәшәсендә табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул 12нче катта урнашкан фатиры тәрәзәсеннән егылып төшкән. Хәзер Тикшерү комитеты фаҗиганең үз-үзенә кул салумы-түгелме икәнен ачыклый.

Бартеневка 42 яшь булган. Әле моннан бер ел чамасы элегрәк кенә – 2022 елның 14 июлендә Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә суд системасында эшли башлаган. Моңа кадәр Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең гражданнар хокукларын торгызу бүлегенә җитәкчелек иткән. Судья буларак, гражданлык эшләрен һәм административ эшләрне караган. Бүген иртән суд утырышын уздырырга тиеш булган.


Фикер өстәү