Дәүләт Думасында мобилизациянең кирәкме-юкмы икәнен әйткәннәр

Дәүләт Думасы әлегә мобилизациянең яңа дулкынын үткәрү зарурилыгын күрми. Думаның Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов “Соловьев Live” эфиры аша шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Бүгенгә мобилизация кирәкми”, – дигән ул.

Кичә – 7 июньдә Федерация Советы Россиядә яшәүчеләрнең чит ил паспортларының гамәлдән чыгуын тану турында нормаларны аныклаучы һәм хәрби хезмәткә, альтернатив хезмәткә чакырылганда аларны дәүләткә тапшыруны таләп итүче законны хуплаган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә 2022 елның 21 сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителде. Ул 2022 елның 31 октябрендә төгәлләнде. Шушы вакыт эчендә 318 000 кеше мобилизацияләнде (гәрчә башта 300 000 кешене мобилизацияләү планлаштырылса да). Владимир Путин моны үз теләге белән хәрби хәрәкәтләр зонасына китүчеләрнең күп булуы белән аңлатты.


Фикер өстәү