Татарстанда табибларның эштән китүе күзәтелә

Медицина оешмалары меңнән артыграк хезмәткәргә мохтаҗ.

Узган елда республикада 5,4 мең табиб эшеннән киткән. Шул ук вакытта 4,9 меңе генә янә эшкә кергән. 567 кеше медицина өлкәсеннән киткән. Татарстан Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова шулай дип белдергән.

– Кызганычка, кадрлар белән тәэмин итүдә тискәре динамика күзәтелә, – дигән ул.

Аның әйтүенчә, узган елда республиканың медицина оешмалары меңнән артыграк медицина хезмәткәренең җитмәве турында белдергән.

Шул ук вакытта табиб-белгечләргә кытлык күзәтелә. Эштән китүчеләр саны эшкә керүчеләр саныннан артыграк. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды директоры мәгълүматларына караганда, узган елда 3,9 мең урта буын белгече эшеннән киткән. Шуның 3,5 меңе генә кабат сәламәтлек саклау өлкәсенә эшкә урнашкан.


Фикер өстәү