Татарстаннан хаҗиларның беренче төркеме хаҗга киткән

Республика мөфтие билгеләп үткәнчә, күп сынаулар аша узарга кирәк булган, үз гомереңдәге төп сәяхәт бу.
Татарстан мөфтие Камил Самигуллин “Казан” халыкара аэропортында республикадан беренче төркемне хаҗга озаткан. Барлыгы 48 кеше сәяхәткә кузгалган, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөфти билгеләп үткәнчә, республикада яшәүчеләр, күп сынаулар аша узарга кирәк булган, үз гомерендәге төп сәяхәткә чыгып китә.

Ул шулай ук хаҗиларга хәвеф-хәтәрсез йөреп кайтулары өчен киңәшләрен биргән, һәр мәсьәлә буенча иң элек төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырган һәм хаҗиларны кызыксындыручы сорауларга җаваплар биргән.

Быел Татарстаннан хаҗга «ДУМ РТ Хадж» — «Эконом комби», «Эконом авиа», «Стандарт», «ВИП» программалары буенча 1 800 кеше хаҗга барачак.


Фикер өстәү