Татарстанда Идел елгасында резина көймә ике баржага килеп бәрелгән – һәлак булучылар бар

Яшел Үзән районында Идел елгасында резинадан эшләнгән моторлы көймә бер-берсенә тотыштырылган ике баржага килеп бәрелгән. Көймә йөртүче һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига 6 июньдә Иделнең 1 226нчы чакрымында килеп чыккан. Көймәне 1958 елгы ир-ат идарә иткән. Анда тагын бер пассажир – 1960 елгы хатын-кыз булган. “Көймә суднолар юлын кисеп чыкканда, ОТА-954 судносына тагылган ике баржа арасына эләккән”, – диелгән хәбәрдә.

Бәрелешү сәбәпле, көймәдәге ир-ат һәм хатын кыз суга егылып төшкән. Көймә йөртүче һәлак булган, пассажир имгәнгән.

“Кече судно белән идарә итүче затның эчке су транспорты хәрәкәтенең һәм аннан файдалануның иминлек кагыйдәләрен бозуы, саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү