Казаннан Грозный шәһәренә поездлар йөри башлаячак

16 июньнән 30 июльгә кадәр аерым вагон поездларга тагып йөртелә.

Хәзер Казаннан Грозныйга кадәр поездда барырга мөмкин булачак. Федераль пассажир компаниясеннән хәбәр ителгәнчә, Чечня Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, тәүге тапкыр Грозный — Казан маршруты буенча купе вагоны булдырылган.

Вагонның 16 июньнән 30 июльгә кадәр №302/301 Грозный — Волгоград, №491/492 Адлер – Казан һәм №509/510 Казан – Новороссийск поездарына тагып йөртелүе күздә тотыла.

Поезд Гудерместа, Әстерхан, Волгоград, Саратов, Сызрань, Ульяновск, Свияжскида һәм башка шәһәрләрдә тукталыш ясаячак.


Фикер өстәү