Казаннан Грозныйга тимер юл маршрутын ачачаклар

Яңа тимер юл маршруты Казанны һәм Чечня Республикасындагы Грозный шәһәрен тоташтырачак. Россия тимер юллары поездлар хәрәкәтенең яңа графигын кертте. Нинди көннәр буенча поездлар йөриячәк, әлегә аныкланмый.

Гомумән алганда, ерак араларга йөрүче 614 пар поезд яңа график буенча йөриячәк, бу алдагы графикка 16 пар өстәлә дигән сүз. Билгеләп үтелгәнчә, хәрәкәтнең яңа графигы 2024 елның 8 декабренә кадәр гамәлдә булачак.


Фикер өстәү