Даруларсыз гына куркудан һәм стресстан котылу юлын атаганнар

Курку хисеннән, стресстан һәм башка психологик проблемалардан дару эчмичә генә дә котылырга мөмкин икән.  Физик күнегүләр һәм Урта диңгез диетасы ярдәмендә бу проблемадан җиңел генә котылып булуын ачыклаганнар.

Психиатр һәм медицина докторы Алекс Димитриу АКШның Psychology Today басмасындагы язмасында шундый фикер китереп үткән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Белгеч әйтүенчә, күпләребез үзләрен начаррак хис итә башлауга, шундук дару эчә башлый. Әмма аны җитди чирләр баш калкытканда, бары тик табиб киңәше белән генә, кулланырга кирәк. Организмда артык тирәнгә китмәгән көйсезлекләрне сәламәт тормыш рәвеше һәм дөрес режим белән генә дә җиңәргә мөмкин, дигән ул.

Димитриу көненә кимендә 30 минут дәвамында физик күнегүләр ясарга киңәш иткән. Шулай ук, аның фикеренчә, медитация дә кешенең психик халәтенә уңай йогынты ясый. Моннан тыш психиатр Урта диңгез диетасының стресстан котылуга ярдәм итүенә басым ясап, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәклеген искәрткән. Аның әйтүенчә, бу продуктларда антиоксидантлар, шулай ук депрессиягә каршы көрәшү үзенчәлегенә ия булган табигый химик матдәләр бар.

Шул ук вакытта диетолог Елена Соломатина депрессия, курку хисе, күңел тынгысызлыгының организмга В витамины җитмәү сәбәпле килеп чыгуын әйткән. Табиб аңлатып үткәнчә, бу витамин тупас иләнгән оннан пешерелгән икмәктә (цельнозерновой хлеб), тәрәч (треска) балыгы бавырында һәм иттә бар.


Фикер өстәү