Татарстанның атказанган табибы Александр Семенов вафат

Әлмәттә 73 яшендә танылган хирург, Әлмәт сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Семенов вафат булган. Бу хакта Әлмәт күп профильле хастаханәсе хәбәр итә.

Александр Александрович 40 ел гомерен медицинага багышлаган, 25 ел буе «Татнефть» Медсанчастендә эшләгән.

«Ул намуслы, таләпчән, җаваплы, кырыс, шул ук вакытта киң күңелле, ярдәмчел һәм тыйнак кеше, авыруларга карата игътибарлы һәм үз эшенә чын күңелдән бирелгән табиб иде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп, теләсә нинди хирургия патологиясен дәвалауда ярдәм күрсәтергә әзер иде ул», — диелә Әлмәт хастаханәсе хәбәрендә.

 


Фикер өстәү