27 декабрь. Шәхесләр

Татар һәм казах телләрендә иҗат иткән шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла 1831 елда хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының Дүсән авылында дөньяга килә. Ул төрле урыннарда яши, эшли. Уку-язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә. Шулай ук җырлый, шигырьләр укый.

Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән (1892, 1904, 1907 елларда). Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән.

ТАССР ның атказанган табибы Нәҗип Халик улы Ситдыйков 1900 елның 27 декабрендә Казан губернасы, Мамадыш өязендә туа. 1927 елда «хирург» белгечлеге буенча Казан университетының медицина факультетын  тәмамлый. 1931 елда хезмәт юлын ГИДУВта беренче клиник хирургия хастаханәсендә башлый. 1938—1941 елларда ГИДУВның хирургия факультеты деканы урынбасары булып эшли. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк — хирургия бүлеге башлыгы. Фронтта санитар поезды башлыгы, кыр госпитальләрендә әйдәүче хирург булып хезмәт итә. 1944 елда Казанга кайта. Яңадан ГИДУВта хирургия бүлегендә эшли башлый. Нәҗип Ситдыйков — ТАССРның беренче профессионал урологы. 1951 елда аның катнашында ГИДУВта урология кафедрасы ачыла.

Татар журналисты, публицист Шиһап Нигъмәти 1913 елда хәзерге Төмән өлкәсендә, Вагай районы Рәнчек авылында дөньяга килә. Икенче Бөтендөнья сугышында катнаша. 1941 елның 4 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Алман концлагерьларында әсир булуы, анда Муса Җәлил белән аралашуы, «Идел-Урал» газетасын чыгаруда катнашуы, сугыш елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнүе мәгълүм. 1954—1979 елларда «Азатлык» радиосы мөдире булып эшли. 1953 елда Мюнхенда латин хәрефләре белән «Шигырьләр» җыентыгы басыла. Анда аның 69 шигыре урын алган. Шул җыентыкны галим Хатыйп Миңнегулов кириллица хәрефләренә күчергән.

Җырчы, Татарстан АССР (1964), РСФСР (1970) халык артисты Венера Шәрипова 1927 елның 27 декабрендә Үзбәкстан ССР Сөрхандәрья өлкәсе Широбад кышлагында (1973 елдан шәһәр) туа.

1950-1972 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. 1981-1989 елларда Мәскәү, Ленинград, Рига, Сембер, Свердловск, Горький, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр буенча гастрольләрдә йөри. Опера һәм балет театрында 30дан артык төп партияне җырлый.

 

 

 


Фикер өстәү