2024 елның мартыннан ипотекага карата таләп катгыйланачак

Россия Банкы 2024 елның 1 мартыннан ипотека кредитлары буенча хәвеф-хәтәр коэффициентларына өстәмәләрне арттырачак. Бу хакта регуляторның сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ .

Үзәк банк директорлар советы билгеләп үткәнчә, ипотека кредитлавында кредитларны бирү күләме бик тиз арту сәбәпле кредитлау стандартларының сизелерлек начараюы күзәтелә. Үзәк банк мәгълүматлары буенча, ике ел эчендә россиялеләр югары бурыч йөкләмәсе (80 проценттан артык) белән алган кредитлар өлеше, ике тапкыр артып, 47 процентка җиткән. Үз чиратында, түбән (20 процентка кадәр) беренчел взнос белән бирелгән ипотекалар саны алынган барлык торак кредитларының 50 процентын тәшкил иткән.

Мондый ташламалы программалар яңа төзелә торган йортларда бәяләрнең артуына китергән. Регулятор билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә икенчел һәм беренчел торак арасындагы бәяләрдә аерма уртача 42 процент тәшкил итә.

«Моңа юл куймау, шулай ук банкларны салым йөкләнеше күрсәткечен бәяләү өчен бурычка алучының керемнәре турында рәсми мәгълүматтан файдалануга стимуллаштыру өчен, Россия Банкы 2024 елның 1 мартыннан салым йөкләнеше күрсәткече югары булган кредитлар буенча хәвеф-хәтәр коэффициентларына өстәмәләрне арттыра», — дип аңлаттылар Үзәк банкта.

 


Фикер өстәү