Рафис Хәбибуллин министр вазыйфасыннан китүе турында әйтте

Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин үз вазыйфасыннан китүе турында белдерде. Бу хакта ул Россия Коткаручылар көненә багышланган тантаналы чарада әйткән.

“Хөрмәтле коллегалар! Һәрбер кешенең тормышында, үткәненә йомгак ясап, алдагы язмышы турында карарга килүне таләп иткән чор җитә. Бүген мин Баш идарәнең һәм министрлыкның меңнәрчә кешедән торган коллективына котлаулар гына түгел, бәлки 17 ел чамасы иңгә-иң торып эшләгән өчен рәхмәт сүзләре дә җиткерәм. Яшем җитү сәбәпле, хезмәттән китүем турында рәсми төстә белдерәм”, – дигән министр.

Рафис Хәбибуллин Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе булып 2007нче елдан бирле эшләде.


Фикер өстәү